Бу ел муниципалитет өчен «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруда йомгаклау елы булды.
Алабуга районында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. 2026 елда төзекләндерү эшләре Алабугада һәм районда 13 ишегалды территориясен колачлады.
Йорт яны киңлекләрен яңартуга 37,9 млн сум юнәлдергәннәр. Акчаларның шактый өлешен — 30,35 млн сум — юл өслеген ремонтлауга тотылган. Ремонтланган участокларның гомуми мәйданы 5,22 мең квадрат метр тәшкил итә.
Моннан тыш, программа кысаларында яктылыкны үзгәртеп коруга 3,7 млн сум бирелгән. 18 багана, шулай ук урам һәм уен җиһазларының 53 элементы урнаштырылган. Эшләрне башкарганда халыкның теләкләре исәпкә алынган. Бу төзекләндерүне күпфатирлы йортларда яшәүче кешеләрнең ихтыяҗларына җайлаштырырга мөмкинлек бирде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2026 ел Алабуга районы өчен «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруның соңгы елы булды.
Нет комментариев