Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында 1,3 меңнән артык эткә чип куйганнар

Татарстанда этләрне чиплау — 2025 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри процедура.

Алабуга районында этләрне мәҗбүри чиплау эше дәвам итә. Яңа кагыйдәләр үз көченә кергәннән бирле монда 1310 җан иясе теркәлгән инде.

Татарстанда этләрне чиплау — 2025 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри процедура. Таләпләрнең үтәлешен ветеринария хезмәтләре күзәтә.

Шушы көннәрдә Алабуга районы дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге белгечләре белән берлектә рейд үткәрделәр.

Этләрне тикшерү вакытында махсус сканер ярдәмендә чиптан мәгълүматны укыганнар. Әгәр хайван теркәлгән икән, экранда уникаль номер барлыкка килә. Аның буенча базада җәнлек һәм аның хуҗасы турында мәгълүмат алырга мөмкин.

Рейд вакытында чипсыз этләр дә очраган. Аларның хуҗаларына процедураны урында узарга тәкъдим иттеләр. Чипны урнаштырыр алдыннан ветеринар хайванны карый, шуннан соң чипны холка өлкәсенә кертә. Процедура бераз вакыт ала һәм куркынычсыз санала.

Әгәр хуҗа чиплаудан баш тартса, башта аңа кисәтү ясыйлар. Кабат бозган очракта 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф каралган, алга таба бозган очракта — 5 мең сум.

Чыганак: tatarstan24.tv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев