Эшләр 40 ел элек төзелгән бинада үткәрелә.
2026 елда Алабуга районында 1 нче урта мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак. Әлеге максатларга республика һәм федераль бюджетлардан 40 млн сумга якын акча юнәлдерү планлаштырыла, дип хәбәр итте үзенең Telegram-каналында район башлыгы Рөстәм Нуриев.
Эшләр 40 ел элек төзелгән бинага кагылачак. Ремонт кысаларында түбә һәм су агызу системасы тулысынча яңартылачак, эчке бизәү эшләре башкарылачак, шулай ук уку процессы өчен заманча технологик җиһазлар сатып алыначак.
Нет комментариев