Алабуга районы җылыту сезонына әзерлекне төгәлли
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы җылыту сезонына әзерлекне төгәлли

475 күпфатирлы йортның 461е җылылык бирүгә әзер, ә барлык социаль объектлар сезонга инде 1 сентябрьгә үк әзерлекне тәмамлаган. Төп эшләрне тулысынча сентябрьдә төгәлләргә планлаштыралар.

Алабуга районының җылыту сезонына әзерлеге

461 күпфатирлы йорт җылыту сезонына әзер

Алабуга районы җылыту сезонына әзерлекне Татарстанда беренчеләрдән булып төгәлли. 475 күпфатирлы йортның 461е әзер — җылыту системасын юганнар һәм опрессовкалаганнар, керү урыннары һәм пыялалар тәртипкә китерелгән. 14 йортны әзерлисе калган: аларның сигезе — 15 сентябрьгә, калганнары 20 сентябрьгә кадәр әзер булачак.

Бу хакта АМР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Томилин хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, 1 сентябрьгә барлык социаль объектлар — мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау — җылыту сезонына әзерләнгән инде.

Алабуганың барлык 18 котельные да җылылык бирергә әзер

Шәһәрдә 18 котельный бар, алар барысы да җылылык бирүгә тулысынча әзер. Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе көче белән инженерлык челтәрләрен алмаштыру һәм республика акчалары хисабына коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы буенча эшләр Гыйззәт, Мәрҗани урамнарында, 4 нче микрорайонда башкарылды.

Шул ук программа кысаларында быел Тугаров урамындагы котельныйдан челтәрләрне алмаштыруның икенче этабы бара. Челтәрләр инде салынган, төзекләндерү эшләре: яшелләндерү һәм асфальт җәясе калган. Казан урамында 2,3 километр җылылык челтәрен алыштыру дәвам итә. Юлны төзекләндерү һәм асфальтлау белән 300 метр чамасы җир калган. Эшләрне тулысынча 15 сентябрьгә тәмамлау планлаштырыла.

Алабуга районының җылыту сезонына әзерлеге

Алабугада 6 километр җылылык челтәрен алыштырдылар

Быел 6 километр җылылык челтәрен алмаштыралар (163 миллион сум). Шуның 3,6 чакрымы (114 миллион сум) — республика бюджетыннан, 2,4 чакрымы (49 миллион сум) — ЕПТС акчаларыннан. Предприятиенең гомуми программасы 106 миллион сум тәшкил итә, монда шулай ук насосларны, казаннарны һәм башка җиһазларны алыштыру да керә.

Җылылыкны якынча сентябрьнең соңгы ункөнлегендә бирергә планлаштыралар. Гамәлдәге законнар нигезендә җылылык тышкы һава температурасы биш көн дәвамында +8°C булганда бирелә. Традиция буенча социаль әһәмияткә ия объектларга җылылык бераз алдарак биреләчәк. Башлангыч срок — сентябрьнең соңгы ункөнлеге.


Нет комментариев