Алабуга районы урманнарында тимгелле боланнар барлыкка килгән
Кышкы маршрут исәбе барышында «Татохотрыболовобщество» аучылары Алабуга районы территориясендә гадәти булмаган кунакны ачыклаганнар.
Быел кышкы маршрут исәбе аучыларга чын сюрприз китерде: Алабуга урманнарында рәсми рәвештә республиканың төньяк районнары өчен гадәти булмаган тимгелле болан булуы теркәлде. Бу хакта «Татар-информ» га «Татохотрыболовобщество» ның аучы белгече Олег Скопьюк хәбәр итте.
«Беренче мәртәбә Алабуга районында маршрутта безгә болан очрады. Бу аларны ирекле мохиткә актив чыгара башлаулары белән бәйле», — дип сөйләде белгеч.
Экспертлар сүзләренчә, хәзер Татарстан урманнарында алтай маралы һәм тимгелле болан актив үзләштерелә. Аларны кыргый табигатькә чагыштырмача күптән түгел генә чыгара башлаганнар, шуңа күрә популяция әлегә зур булмаган темплар белән үсә.
Бу хайваннарны формаль яктан аулау рөхсәт ителүгә карамастан, ул бик каты контроль астында һәм бик чикләнгән. Аулау республиканың бер-ике хуҗалыгында алып барыла, бу яңа хайваннарның санын саклап калырга һәм арттырырга мөмкинлек бирә.
Фото: нейрочелтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев