Алабуга районы башлыгына Мәскәүдә Россия Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды
Ирешкән уңышлары һәм намуслы хезмәте өчен аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бүген «Россия» милли үзәгендә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Билгеләп үтелгәннәрнең берсе — Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев иде. Аңа ирешкән уңышлары һәм намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бүләкләү регионнар вәкилләрен, җәмәгать эшлеклеләрен һәм төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрне җыйган чара кысаларында узды. Мәскәүдә ачылган «Россия» Милли Үзәге инде берничә мәртәбә гражданнарның ил үсешенә керткән өлешен ассызыклаучы мөһим вакыйгалар мәйданчыгына әверелә.
Башлык үзе Президентка аның хезмәтенә югары бәя биргәне өчен рәхмәт белдерде, шулай ук бу бүләкнең — бөтен команда һәм район халкы казанышларын тану булуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев