Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районы авыл җирлекләрендә чәчәкләр утырталар

Чәчәкләр утырту Алабугада һәм районда күркәм бер традициягә әверелде.

Алабуга районында авыл җирлекләрен яшелләндерү дәвам итә. Узган атнада АМР җирлекләренә утырту өчен 36 мең чәчәк бирелде.

Чәчәкләр утырту Алабугада һәм районда күркәм бер традициягә әверелде. Тиздән социаль объектлар, һәйкәлләр һәм җәмәгать урыннары янындагы клумбалар төрле-төсле чәчәкләр белән тулыланачак һәм шәһәр урамнарын, авылларны ямьләндереп, халыкны сөендерәчәк. Авыл халкы үсентеләрне (рассаданы) Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев күрсәтмәсе буенча алды.

Олы Шүрнәк авыл җирлегендә инде 300дән артык чәчәк утыртылган. Клумбалар Күпфункцияле үзәк (МФЦ), Фельдшер-акушерлык пункты (ФАП), җирле музей һәм Үмәк авылындагы гыйбадәтханә территорияләрен бизәде. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган стенд янына да чәчәкләр утыртылды.

Бу хакта Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников сөйләде.

— Бу матурлыкны халык өчен мөһим булган урыннар янына утырттык. Район башлыгы Рөстәм Нуриевка ярдәме һәм бирелгән үсентеләр өчен рәхмәт белдерәбез. Хәзер авыл халкының бу матурлыкны саклауларын бик телибез, чөнки болар барысы да кешеләр өчен, безнең авыллар өчен эшләнә, — дип билгеләп үтте Николай Мельников.

Яковлево авыл җирлегендә 500дән артык чәчәк утыртканнар. Алар клуб, ике ФАП территориясендә, парктагы һәйкәл янында, мәктәп, ветеринария дәваханәсе һәм башка социаль учреждениеләр тирәсен бизәп утыра. Бу хакта җирлек башлыгы Ольга Козырева сөйләде.

Чәчәк үсентеләрен Алабуга районының башка авыл җирлекләре дә алды. Төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев