Алабуга прокуратурасы милек салымнарын түләү срогы турында искә төшерде
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга прокуратурасы милек салымнарын түләү срогы турында искә төшерде

Шәһәр һәм район халкына 2026 елның 1 декабренә кадәр транспорт, җир салымнары һәм 2025 елга милеккә салым түләргә кирәк. Вакыты чыккан өчен пеня һәм штраф билгеләнә, ә бурыч — суд аша түләттерелә дип кисәтәләр шәһәр прокуратурасында.

Алабуга шәһәр прокуратурасы шәһәр һәм район халкына 2026 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча милек салымнарын түләргә кирәклеген искәртә һәм салымны түләмәгән өчен җаваплылык турында искә төшерә.

− Салым законнары нигезендә гражданнар 2025 ел өчен транспорт, җир һәм физик затларның милек салымнарын 2026 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә тиеш. Салым хәбәрләре гражданнарга электрон рәвештә «Салым түләүченең шәхси кабинеты» аша җибәрелә. Әлеге сервиска керү мөмкинлеге булмаган кешеләргә хәбәрләр почта аша заказлы хат белән юллана, − дип билгеләп үтә Алабуга шәһәр прокуроры ярдәмчесе Ю. М. Кузнецова.

Прокуратура салымнарны билгеләнгән срокта түләмәүнең түбәндәге нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген искәртә:

  • пеня исәпләнү;
  • штраф;
  • чит илгә чыгуны чикләү;
  • бурычны суд аша түләтү.

Нет комментариев