Алабуга паркларында «Җәй бергә» проектының бишенче сезоны башланды
90 көн, дүрт мәйданчык, дистәләгән юнәлеш — һәм боларның барысы да бушлай. Алабуга паркларында ачык практикалар, очрашулар һәм мастер-классларның масштаблы программасы — «Җәй — бергә» («Лето Вместе») проектының бишенче сезоны старт алды.

Проект Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев башлангычы белән һәм аның ярдәмендә тормышка ашырыла. Аның нигезендә гади, әмма төгәл фикер ята: шәһәр парклары ялгыз йөрү өчен генә түгел, ә шәһәрлеләр очраша, яңа нәрсәләр сыный һәм үзләрен өйдәгечә хис итә торган җанлы киңлек булырга тиеш.
«Гуляй» паркы, «Чебурашка» паркы, шәһәр пляжы һәм Алабуга шәһәрлеге (Городище) территориясе иртәнге йога, иҗади мастер-класслар, психологлар белән очрашулар һәм ачык һавада кино караулар урынына әверелә. Катнашу өчен бары тик келәм, су һәм теләк кенә кирәк.
Хәзер үк проект тулы көченә яши: атна саен хатха-йога, пилатес буенча дәресләр, арт-очрашулар, инглиз теле дәресләре һәм бачата буенча мастер-класслар уза.
Бу атнада, мәсәлән, түбәндәге чаралар планлаштырылган:
11 июнь — 20:30да амфитеатрда ачык һавада кино карау;
12 июнь — 8:00дә Чулман буенда зарядка һәм Гүзәл Гыйматова белән бергә иртәнге аш (Чулман яры буенда);
13 июнь — 18:00дә пляж волейболы.
«Җәй — бергә» проектының узган сезон командасының зур өлеше кабат әйләнеп кайта: халык яратып өлгергән тренерлар, психологлар һәм педагоглар янә очрашуларга әзер.
Проект яңа тавышлар өчен дә ачык булып кала: җирле осталар, музыкантлар, фотографлар һәм алып баручылар үзләренең мастер-классларын яисә чыгышларын тәкъдим итә ала — оештыручылар мәйданчык, аудитория һәм таныту чараларын үз өсләренә алачак.
Проект кафеларны, чәчәк студияләрен, локаль брендларны, бергәлекләрне һәм компанияләрне хезмәттәшлеккә чакыра. Катнашу форматы һәркем белән аерым сөйләшенә.
«Без мәдәниятне көчләп такмыйбыз — без кешеләрне шәһәр тормышына саклык белән җәлеп итәбез. Монда һәр кеше тамашачы гына түгел, ә үз җәенең автордашы да була ала», — дип билгеләп үтә оештыручылар.
Партнёрлек һәм алып баручы буларак катнашу мәсьәләләре буенча: @gulzira_architect.
Программа инде хәзер үк ачык: үзегезгә ошаган юнәлешне сайлагыз һәм карап кына торырга булса да килегез.
Чаралар графигы безнең социаль челтәрләрдә һәм проектның үз төркемнәрендә басылып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев