Алабуга паркларын һәм скверларын талпаннарга каршы эшкәртә башладылар
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга паркларын һәм скверларын талпаннарга каршы эшкәртә башладылар

1 майдан Алабугада халык күпләп ял итә торган урыннарны талпаннарга каршы эшкәртә башладылар.

Җылы һәм коры килгән яз коммуналь хезмәтләргә әлеге эшкәртүне гадәттәгедән иртәрәк башларга мөмкинлек бирде. 1 майдан шәһәрдә җәмәгать урыннарын махсус препаратлар белән эшкәртү башланып китте.

Белгечләр парк, сквер һәм башка ял итү урыннарына сертификатланган препаратлар сиптерә — барлык препаратлар да куркынычсызлык буенча кирәкле тикшерүләрне узган.


Нет комментариев