«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына ташлама белән язылырга мөмкин булачак
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына ташлама белән язылырга мөмкин булачак

1-11 июнь көннәрендә Алабуга халкы «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына түбәнрәк бәядән языла ала. Акция почта бүлекчәләрендә гамәлдә булачак.

Бу көннәрдә махсус акция — Язылу декадасы уза. Әлеге чорда Алабуга шәһәре һәм районы халкы район газеталарына аеруча отышлы шартларда язылу мөмкинлегенә ия.

Язылу бәяләре:

  • «Новая Кама» газетасы — 880 сум;
  • «Алабуга нуры» газетасы — 864 сум.

Мөһим: Акция барлык почта бүлекчәләрендә 11 июньгә кадәр (шул көнне дә кертеп) дәвам итәчәк.

Язылу декадасы — яраткан басмагызга алдан язылып кую һәм Алабуга районының төп яңалыкларыннан һәрвакыт хәбәрдар булып бару өчен менә дигән мөмкинлек.


Нет комментариев