Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылып калырга ашыгыгыз

Почта аша газетаны өйгә китерешле итеп язылу 25 июньгә кадәр дәвам итә.

Алабугада 2026 елның икенче яртыеллыгына «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» район газеталарына язылу кампаниясе тәмамланып килә.

Укучыларга алдан ук уңайлы язылу ысулын сайларга киңәш ителә: өйгә китерү белән яки редакциядән (пунктлардан) үзең барып алу шарты белән.

Почта аша газетага ярты ел буена турыдан-туры өйгә килешле итеп язылу бәясе — 999 сум. Газеталарга почта бүлекчәләрендә 25 июньгә кадәр язылырга була.

Шулай ук podpiska. pochta.ru, tatmedia.ru/podpiska сервислары аша, шулай ук Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) порталындагы «Шәхси кабинет» аша онлайн-язылу да мөмкин.

Газеталарны үзләре килеп алырга теләүчеләр махсус бәядән — 699 сумнан үзең барып алу (самовывоз) буенча язылу ысулы да бар. Аны 1 июльгә кадәр редакциядә яки 3-81-11, 8-908-338-36-89 телефоннары аша рәсмиләштерергә мөмкин.

Газеталарны түбәндәге пунктларга барып алырга мөмкин:

— Газета редакциясе, адрес: Төзүчеләр урамы, 16а йорт;
— Үзәк китапханә;
— «Созвездие» үзәге;
— «Барс» яшьләр үзәге.

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары Алабуга һәм район тормышы, кешеләр, мөһим вакыйгалар, файдалы мәгълүматлар һәм якташларыбызның тарихлары турында сөйли.

Икенче яртыеллыкта да шәһәр һәм районның төп яңалыкларыннан хәбәрдар булып бару өчен язылырга өлгерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев