«Алабуга нуры» 2027 елдан «Новая Кама» газетасының аерым блогы булып чыгачак
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» 2027 елдан «Новая Кама» газетасының аерым блогы булып чыгачак

Алабугада татар телле район матбугаты саклана, әмма аны чыгаруның форматы үзгәрә. Ике аерым газета урынына язылучылар рус һәм татар телләрендә берләштерелгән бер газета алачак.

2027 елның беренче яртыеллыгыннан «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» район газеталары бердәм форматта чыга башлаячак. Шул ук вакытта «Алабуга нуры» юкка чыкмый — татар телле материаллар «Новая Кама» газетасы эчендә аерым блок булып бастырылачак.

Элек редакция рус һәм татар телләрендә ике мөстәкыйль басма чыгара иде. Хәзер алар бер тышлык астында берләшә. Мондый карар район матбугатын саклап калу, аның тотрыклы чыгуын һәм алга таба үсешен тәэмин итү өчен икътисадый шартларны исәпкә алып кабул ителде.

Берләштерелгән газетаның һәр санында 12 бит була: сигезе рус телендә, дүртесе татар телендә. Шул рәвешле, «Алабуга нуры» укучылары элеккечә туган телләрендә, әмма инде «Новая Кама» составында язмалар белән таныша алачак.

Татар телле блокта элеккечә мәдәният, тарих һәм традицияләр, якташлар язмышы һәм иҗаты турында материаллар чыгачак. Анда татар телендә эксклюзив язмалар басылачак. Редакциядә сүз татар телле газетадан баш тарту турында түгел, ә аны чыгару ысулын үзгәртү турында бара, дип ассызыклыйлар. Төп бурыч — ике телдә чыгучы материалларны саклап калу һәм аларны бер басмада укучыларга җиткерү.


Нет комментариев