Алабуга, Новосибирск һәм башка шәһәр студентлары Олы Шүрнәк авылында кунакта булдылар
Кунакларга керәшеннәрнең тарихы һәм мәдәнияте, милли киемнәре турында сөйләделәр, җырлар җырлап, халык уеннарында катнашырга тәкъдим иттеләр, шулай ук «Армиягә озату» йоласын күрсәттеләр.

Бу сәфәр Алабуга районы авыллары буенча оештырылган этнотур программасын төгәлләүче чара булды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте һәм Новосибирск өлкә мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары өчен әлеге проектны беренче тапкыр Алабуга муниципаль районы Үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Эльмира Әхмәтова башлангычы белән оештырдылар.

Кунакларны танылган Алабуга шоумены, артист Григорий Галкин озатып йөрде.

Шүрнәктә төркемне бик җылы кабул иттеләр. Кунакларга керәшеннәрнең тарихы һәм мәдәнияте, милли киемнәре турында сөйләделәр, җырлар җырлап, халык уеннарында катнашырга тәкъдим иттеләр, «Армиягә озату» йоласын күрсәттеләр. Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников кунаклар өчен авыл музее буенча экскурсия үткәрде.

Очрашу ахырында кунакларны милли камыр ризыклары белән сыйладылар. Теләүчеләр авыл мичендә кечкенә генә икмәкләргә охшаган махсус коймакларны үзләре пешереп карый алды, шулай ук үләннән төрле чәйләр ясады.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 1 курс студенты, Зәй кызы Диана Нуркаева үзенең тәэсирләре белән уртаклашты:
— Мин үзем дә керәшен кызы, авылларда еш булганым бар, шуңа күрә монда үземне өйдәгечә хис иттем. Бик күңелле булды, хәтта Сабантуйга да охшаган. Мин элек тә үз халкымның тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксына идем, бу сәфәр минем өчен бик файдалы булды.

Мондый проектлар җирле туризмны үстерү белән беррәттән яшьләрне бабаларыбызның йолалары һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра, шәһәр балаларына авылларның бүгенге тормышын күрергә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев