Яңа даими маршрут Алнаш аша уза.
9 октябрьдән Алабуга һәм күрше торак пунктларда яшәүчеләр Алабуга — Можга яңа автобус маршрутыннан файдалана алачак. Рейс Алнаш аша барачак.
Алабугадан автобуслар дүшәмбе көнне 08:30, җомга көнне 17:30 сәгатьтә китә. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә икешәр рейс каралган — 08:30 һәм 17:30 да.
Шулай ук Алабугадан атна саен Казанга автобус йөри. Юлга чыгу — 07:30 һәм 15:30 сәгатьтә.
Алдан язылу өчен 8 (85557) 9-90-30 телефонына шалтыратырга кирәк.
Нет комментариев