Алабуга мәгариф идарәсендә 2026/2027 уку елына көзге, кышкы һәм язгы каникулларның даталарын хәбәр иттеләр. Укучыларның кайчан ял итәчәген һәм дәресләрнең кайчан башлануы турында сөйлибез.
Алабуга мәктәпләрендә көзге каникуллар 2026 елның 29 октябрендә башлана һәм 8 ноябрьне дә кертеп дәвам итә. Шулай итеп, укучылар 11 календарь көн ял итәчәк.
Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, көзге каникуллардан соң укулар 9 ноябрьдә башланачак. Бу көнне икенче уку чиреге башлана.
Кышкы каникуллар 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Укучылар 11 календарь көн ял итә.
Язгы каникуллар 2027 елның 27 мартыннан 4 апреленә кадәр булачак. Аларның дәвамлылыгы — 9 календарь көн.
Нет комментариев