Алабуга мәктәпләрендә класслар, спорт заллары һәм инженерлык челтәрләре яңартыла
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мәктәпләрендә класслар, спорт заллары һәм инженерлык челтәрләре яңартыла

Яңа уку елына шәһәр, Бехтерево һәм Тарловканың белем бирү учреждениеләрендә бюджет программалары һәм предприятиеләре ярдәмендә масштаблы эшләр алып барыла.

Бехтерево мәктәбен 110 укучыны кабул итәргә әзерлиләр

Алабуга мәктәпләре яңа уку елына әзерләнә. Аларның кайберләрендә күп еллардан соң беренче тапкыр масштаблы капиталь ремонт үткәрелә, заманча белем бирү киңлекләре булдырыла. 

Бу үзгәрешләрдә «Эссен Продакшн АГ», «Август-Алабуга» һәм «Татнефть» компаниясе зур ярдәм күрсәтә. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев предприятиеләр һәм аларның җитәкчеләренә мәгарифкә, спортка һәм башка өлкәләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

Яңа уку елы алдыннан Алабуга мәктәпләрендә ремонт бара

Бехтерево авылындагы мәктәп укучыларны кабул итәргә әзер диярлек. Гари авылыннан килеп укучыларны да кертеп, быел биредә 110 бала белем алачак. Капиталь ремонт федераль программа кысаларында башкарыла. Федераль һәм республика бюджетларыннан ремонт эшләренә һәм техник җиһазлар белән тәэмин итүгә 66 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 

Хәзер мәктәптә җиһазлар урнаштырыла, буяу һәм җыештыру эшләре бара. Эшләрне башкаруда педагоглар коллективы, әти-әниләр һәм укучылар да ярдәм иткән. Мәктәп директоры Нина Рогова фикеренчә, бу — белем бирү учреждениесе тарихында яңа һәм матур этапның башы.

1, 11 һәм 6 нчы мәктәпләрдә ремонт дәвам итә

1нче мәктәптә дә эшләр ахырына якынлаша. Биредә дә капиталь ремонт шул ук федераль программа кысаларында башкарылды. Стеналар буялган, мәрмәр идән реставрацияләнәчәк. География кабинеты ремонтланган, ул яңа уку әсбаплары белән җиһазландырылачак. Кызлар өчен технология кабинеты һәм Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре кабинеты да яңартылган. Хәзер стендлар урнаштыруга әзерлек бара, кухня җиһазлары җыела. Тарловкадагы 11нче мәктәптә капиталь ремонтның беренче этабы бара. Хәзер биредә түбәне яңарталар.

6нчы мәктәптә исә аның элекке укучысы — «Эссен Продакшн» генераль директоры Леонид Барышев ярдәме белән спорт залы ремонтлана. Бинаның киенү-чишенү бүлмәләре, ашханә һәм актлар залы урнашкан өлешендә тулысынча түбә яңартылган. Ашханәдә һава үткәргеч, агач түшәм конструкцияләре алыштырылган. 

Хәзер электр үткәргечләр яңартыла, стеналар штукатурлана һәм буяла, түшәмнәр агартыла, киенү-чишенү бүлмәләрендә плитә җәелә.

Яңа уку елы алдыннан Алабуга мәктәпләрендә ремонт бара

Яңа уку елы алдыннан Алабуга мәктәпләрендә ремонт бара

10 нчы лицейда сыйныфлар урнашу концепциясен үзгәртәләр

10нчы күппрофильле лицейда да эшләр гөрли. Мәктәп 1993 елда төзелгән һәм шуннан бирле анда капиталь ремонт үткәрелмәгән. Быел анда 2016 бала ике сменада белем алачак.

2024 елда Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев һәм «Татнефть» компаниясе ярдәме белән бинаның фасады тулысынча яңартылган, тәрәзәләр һәм санитар бүлмәләр алыштырылган, ашханә ремонтланган иде. Быел коммуникацияләр яңартыла, барлык уку кабинетлары, коридорлар һәм баскыч мәйданчыклары тулысынча төзекләндерелә. Заманча җиһазлар һәм уңайлы мебель урнаштырылачак. Мәрмәр идән дә реставрацияләнәчәк. Мәктәп тирәсендәге территорияне төзекләндерү дә планлаштырылган.

Яңа уку елы алдыннан Алабуга мәктәпләрендә ремонт бара

Моннан тыш, кабинетларны урнаштыру концепциясе дә тулысынча үзгәрәчәк. Хәзер алар катлар буенча блокларга бүленәчәк: беренче катта — рекреация, икенче катта — башлангыч мәктәп, өченче катта — туган тел, математика кабинетлары һәм спорт залы, дүртенче катта — рус теле, биология, химия һәм география кабинетлары урнашачак.

Мәктәпнең үзенчәлеге — 7нче сыйныфтан башлап сыйныфлар профильле классларга бүленә. Владимир Алин җитәкчелегендәге «Август-Алабуга» компаниясе мәктәпнең материаль-техник базасын ныгытуда, шул исәптән химия кабинеты өчен җиһазлар белән тәэмин итүдә ярдәм итә. Лицей директоры Гөлнара Хөсәенова район җитәкчелегенә һәм хәйриячеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.


Нет комментариев