Алабуга ишегалларында кар чистартуның өстәмә графигы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга ишегалларында кар чистартуның өстәмә графигы

Техника эшләгән вакытта шәхси автотранспортны ишегалларыннан вакытында алуны үтенәләр.

Алабугада ишегалды территорияләрен кардан чистартуның өстәмә графигы расланды. Эшләр түбәндәге план буенча узачак:

10 февраль — Автомобильчеләр урамындагы 2 һәм 4 нче йортлар янында.

11 февральдә — Автомобильчеләр урамындагы 6 һәм 8 нче йортлар янында, шулай ук «Адымнар» мәктәбе тирәсендәге квартал эчендәге юлны чистарту (Автомобильчеләр урамындагы 2 нче йорттан Бакый Урманче урамындагы 17 нче йортка кадәр).

12 февраль — Автомобильчеләр урамындагы 10 һәм 12 нче йортлар янында.


Нет комментариев