Алабуга институтының «Ялкын» бию коллективы «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналында катнашачак
Сайлап алу нәтиҗәләре буенча коллектив III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм 11-16 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә узачак суперфиналга чакыру алды.
«Камаз» мәдәният сараенда ел саен уздырыла торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате республика телевизион фестиваленең зона этабы төгәлләнде. Татарстан Рәисе патронажында һәм ЮНЕСКО эгидасы астында үткәрелүче әлеге проект меңнәрчә талантлы балаларны һәм яшьләрне берләштерә, дип хәбәр итә КФУ Алабуга институтының матбугат хезмәте.
КФУ Алабуга институтының «Ялкын» бию коллективы жюри игътибарына ике номер тәкъдим итте: «Смуглянка» һәм «Во власти музыки». Зур көндәшлек шартларында безнең артистлар үзләренең осталыгын раслап, Казан сәхнәсендә узачак финал этабына юллама яуладылар.
Коллектив җитәкчесе Екатерина Савельева билгеләп үткәнчә, республиканың иң көчле төркемнәре җыелган бәйгедә җиңү яулау — зур горурлык. Аның сүзләренчә, «Смуглянка» биюе тарихыбызга хөрмәт билгесе булып торса, «Во власти музыки» номеры заманча яшьлек энергиясен чагылдыра.
Биючеләрне һәм аларның җитәкчесен лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Республиканың төп сәхнәсендә сезгә яңа үрләр һәм зур уңышлар телибез!
Фото: Екатерина Савельева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев