Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга» ансамбле Бангладешта Россияне һәм Татарстанны тәкъдим итте

«Алабуга» халык җыр һәм бию ансамбле өчен Бангладеш дәүләтенә бару гастрольләр генә түгел, ә мөһим һәм мактаулы миссия дә булды.

Коллектив Россия һәм Татарстанны Бангладеш башкаласы Дакка шәһәрендә Россия көненә багышланган чараларда тәкъдим итте.

«Без Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре, мәдәният һәм сәнгать көллиятебез һәм, әлбәттә, «Алабуга» ансамбле исеменнән чыгыш ясадык. Безнең өчен бу зур дәрәҗә һәм җаваплылык», − дип уртаклашты ансамбль җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Диләрә Мироваева.

Делегация составына тугыз кеше − Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары һәм студентлары керде. Даккада булган берничә көн эчендә коллектив илнең мәдәнияте, аның традицияләре һәм истәлекле урыннары белән танышырга өлгергән, әмма сәфәрнең төп максаты, әлбәттә, чыгышлар булган.

12 июнь көнне ансамбль Россия көне уңаеннан Бангладешта Россия Илчелеге оештырган тантаналы кабул итүдә чыгыш ясый. Кунаклар арасында хөкүмәт һәм Парламент вәкилләре, дипломатлар, хәрбиләр, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре була. Чарага барлыгы 300гә якын кеше җыела. Бу вакыйга өчен артистлар 40 минутлык программа әзерләгәннәр, анда рус һәм татар мәдәниятенең байлыгы тәкъдим ителгән.

Сәфәргә әзерлек ике-өч атна кала гына башланган. Шул ук вакытта студентларның дәресләре һәм зачет сессиясе дәвам итә, шуңа күрә репетицияләр һәр буш минутта диярлек узган. Бәхеткә, ансамбль киң репертуарга ия, шуңа күрә концерт программасының нигезен инде әзер номерлар тәшкил итә, аларны коллективның кече составына яраклаштырырга кирәк була.

Ансамбль өчен бу ел үзенчәлекле — «Алабуга» үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә. Коллектив Алабугада гына түгел, аннан читтә дә танылу яуларга өлгергән. Ансамбль чыгышларын Казанда, Әстерханда, Сочида, Мәскәүдә, Луганскида, Кырымда һәм Гыйракта тамашачылар җылы каршы алды.

Бангладешка коллектив берничә комплект сәхнә костюмнары алып барган. Катнашучыларга итекләрен генә дә берничәшәр пар алып барырга туры килгән.

«Программа бик бай иде. Рус һәм татар җырлары, биюләре, инструменталь номерлары, матур костюмнар − болар барысы да чын мәдәният бәйрәмен булдырды», − Диләрә Мироваева.

Икенче көнне артистлар Даккадагы Рус йортында чыгыш ясаганнар. Биредә атмосфера тагын да эмоциональрәк булган: тамашачылар чыгышларын телефоннарга төшергәннәр һәм һәр номерны көчле алкышлар белән каршы алганнар.

Оештыручылар һәм тамашачылар тарафыннан җылы кабул итү сәфәрдә катнашучыларга аеруча тәэсир иткән. 

«Концертлардан соң безгә дипломатлар, рус җәмгыяте вәкилләре, Бангладеш халкы килде. Рәхмәт белдерделәр, фотога төштеләр, мондый бай программаны әле күргәнебез юк иде, диделәр. Мондый ихлас рәхмәтне тою бик күңелле булды», — дип уртаклашты ансамбль җитәкчесе.

Рус йортындагы концерттан соң коллективка рәхмәт сүзләрен Бангладештагы Россия эшләре буенча вакытлыча ышанычлы вәкил В. В. Сентюрин җиткерәе. 

Халыкара чарада катнашу өчен нәкъ менә «Алабуга» ны сайлау очраклы түгел.

«Без Татарстанны чит илләрдә беренче тапкыр гына тәкъдим итмибез. Безне халык иҗатын кадерләп саклаучы һәм күрсәтүче коллектив буларак беләләр дип уйлыйм. Республика һәм ил турында сүз барганда, традицияләребезне, җырларыбызны, биюләребезне, костюмнарыбызны күрсәтү мөһим», — диде Диләрә Мироваева.

Бангладешка сәфәр ансамбль катнашучылары өчен иҗади казаныш кына түгел, ә мөһим тормыш тәҗрибәсе дә булган.

«Студентлар өчен бу башка илне күрү, яңа мәдәният белән танышу һәм халыкара аудитория алдында чыгыш ясау өчен уникаль мөмкинлек. Мондый мизгелләр гомер буена хәтердә кала», — дип ассызыклады Диләрә Мироваева.

Ул шулай ук кабул итүче дәүләткә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, ансамбль сәфәре инициаторы булган Россиянең Бангладеш белән дуслык җәмгыятенә, шулай ук коллективның Бангладешка баруына ярдәм иткән «Национал Групп» җәмгыятенә рәхмәт белдерде. Аерым рәхмәт сүзләре ике оешманың да президенты булган Саттар Миага, чараларны оештыручыларга адресланды.

«Бу үзенчәлекле сәфәр булды − бай, күңелле һәм бик җылы. Без башка илне күрдек, аның традицияләре белән таныштык һәм мәдәниятебезне лаеклы рәвештә тәкъдим итә алдык», − дип йомгаклады Диләрә Мироваева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев