Алабуга җирлегенә килүнең төп сәбәбе — тарихи урыннар белән танышып, тәҗрибә уртаклашу булды.

Сишәмбе, 11 августта, Алабуга Җәмигъ мәчетенә Зәй районы аксакаллар шурасы рәисе Илсур хәзрәт Әюпов җитәкчелегендә мәчет һәм мәдрәсә укытучыларыннан торган делегация килде. Бу хакта Алабуга Җәмигъ мәчете мөхтәсибәтендә хәбәр итәләр. Делегация әгъзаларының төп максаты — Алабуга җирендәге тарихи-дини мирасны өйрәнү, шулай ук мәчет һәм мәдрәсә эшчәнлеген оештыруда алдынгы тәҗрибә белән танышу иде.
Кунакларга Җәмигъ мәчете комплексы, мәдрәсә эшчәнлеге турында җентекле итеп сөйләнде, мәчетнең гыйбадәт заллары, китапханәсе, уку сыйныфлары буйлап экскурсия үткәрелде. Аерым игътибар мәдрәсәдәге белем бирү программаларына, уку-укыту методикасына һәм яшь буынга дини тәрбия бирү юнәлешенә юнәлдерелде.
Очрашу барышында кунаклар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Зәй районындагы мәчет эшчәнлеге һәм аксакаллар шурасының социаль-агарту проектлары турында мәгълүмат бирделәр. Ике як та мондый очрашуларның әһәмияте зур икәнен билгеләп, киләчәктә дә хезмәттәшлекне дәвам итү, уртак семинарлар һәм конференцияләр оештыру ниятләрен белдерде. Алабуга мөхтәсибәте исә кунакларга күрсәтелгән кунакчыллык өчен рәхмәт белдереп, саулык-иминлек теләде.

Нет комментариев