«Адымнар-Алабуга» укытучысы республика конкурсында икенче урынны яулады
ХӘБӘРЛӘР

«Адымнар-Алабуга» укытучысы республика конкурсында икенче урынны яулады

Математика укытучысы Лилия Акмалова «Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе — 2026» республика конкурсы призеры булды.

«Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе — 2026» республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Призерлар арасына Алабуга районы вәкиле — «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы" ның математика укытучысы Лилия Андреевна Акмалова да керде.

Лилия Андреевна — муниципаль методик берләшмә җитәкчесе, конкурс нәтиҗәләре буенча ул икенче урынны яулады.


Нет комментариев