34 нче балалар бакчасы тәрбиячесе район газеталары уйнаткан бүләкне отты
Безнең чираттагы җиңүчебез — 34 нче «Салават күпере» («Радуга») балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсирә Сираева.
Ләйсирә ханым «Новая Кама» газетасы белән бала чагынннан ук таныш — әти-әнисе әлеге басмага даими язылып бара, ә нәни кызга алар белән бергә уку аеруча кызыклы була. Тиздән гаилә авылдан шәһәргә күченә, әмма газета уку гадәтен саклап кала. Нәтиҗәдә, Ләйсирә Рафис кызы «Новая Кама» газетасына үзе һәм әти-әнисе өчен мөстәкыйль рәвештә языла башлый.
Ләйсирә Сираева балалар бакчасында 16 ел эшли. Тәрбияче һөнәрен ул яшьли үк сайлый:
— Балалар белән эшләргә бик яратам. Укып чыгуга ук балалар бакчасына урнаштым. Нәниләрем белән бергә яшим — уңышларына сөенәм, уңышсызлыклары булса, юатам, үсәргә һәм ачылырга ярдәм итәм. Каядыр барырга һәрвакыт мөмкинлек булмаса да, барлык төп яңалыкларны «Новая Кама» аркылы белеп барам. Белдерүләрне дә карыйм. Шул ук вакытта бу газетада минем шигырьләрем дә берничә тапкыр басылып чыкты, бу минем өчен бик күңелле булды, — дип уртаклашты ул.
Ләйсирә Сираеваның редакция оештырган бүләк уйнатуда беренче генә катнашуы түгел, ниһаять, бәхет аңа да елмая. Бу юлы ул 5 килограмм шикәр комы отты.
Җиңүчене чын күңелдән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев