Яңа ел бәйрәмнәре аркасында 2027 елның беренче аенда эш көннәре гадәттәгедән азрак булачак. Гыйнварда россиялеләрне нибары 15 эш көне көтә, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
SuperJob юридик практикасы җитәкчесе Александр Южалин сүзләренчә, бу ел башында эшләми торган көннәрнең күп булуы белән бәйле.
Яңа ел бәйрәмнәре 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Шулай итеп, гыйнвар 2027 елда эш көннәре иң аз булган ай булачак.
Нет комментариев