Пенсия билгеләгәндә өлкән кешене карау вакытын исәпләсеннәр өчен, социаль фондка гаризаны алдан бирергә кирәк булачак. Яңа кагыйдәләр 2027 елдан гамәлгә керә.
80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне, I төркем инвалидларны яки инвалид балаларны караучы татарстанлыларга пенсия стажы өчен мондый чорларны яңача расларга кирәк булачак. Хәзер гаризаны карау (уход) тәмамланганнан соң бирәсе булса, ә 2027 елдан мондый затларны карый башлаганда ук социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
Әгәр карау дәвам итсә, гаризаны һәр 12 ай саен расларга кирәк булачак. Моннан тыш, ярдәм күрсәтелә торган кешенең ризалыгы кирәк булачак (тәрбияләүче белән бергә яки аерым яшәвенә карамастан). Документларны Татарстан буенча СФР бүлегенең клиент хезмәтләрендә яки дәүләт хезмәтләре аша рәсмиләштерергә мөмкин.
2026 елга һәм аннан да иртәрәк вакытка караган тәрбия чорлары өчен күчеш срогы каралган. Пенсия билгеләгәндә киләчәктә исәпкә алу өчен аларны социаль фондта 2027 ел ахырына кадәр теркәп куярга кирәк. 2028 елдан мондый карауны үткән число белән раслап булмаячак.
Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин ачыклык керткәнчә, эшкә сәләтсез кешене элеккечә теләсә кайсы граждан карый алачак. Бу вакытны стажга кертү өчен карый башлау алдыннан яки аннан соң бер генә булса да рәсми эш көне кирәк. Консультацияне Бердәм контакт-үзәктә 8 800 100 0001 бушлай номеры буенча алырга мөмкин.
Нет комментариев