Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

2026 елның 1 мартыннан Россиядә участокта үскән балтырган өчен штрафлар кертелде

Нормалар җирләрнең барлык категорияләренә дә кагыла.

Җир кишәрлекләре хуҗаларына яңа бурычлар турында кисәттеләр. 2026 елның 1 мартыннан гражданнарны һәм оешмаларны балтырган (борщевик) һәм башка куркыныч инвазив үсемлекләр белән көрәшергә мәҗбүр итүче кагыйдәләр үз көченә керде.

Нормалар җирләрнең барлык категорияләренә дә кагыла. Аларны үтәмәгән өчен штрафлар каралган:

— гражданнар өчен — 20 меңнән 50 мең сумга кадәр;
— вазифаи затлар өчен — 50 меңнән 100 мең сумга кадәр;
— юридик затлар өчен — 400 меңнән 700 мең сумга кадәр.

Кишәрлекләрнең милекчеләренә һәм арендаторларына территорияне алдан тикшерергә һәм чүп үләннәрен бетерү буенча чаралар күрергә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев