1 февральдән бала туганда түләү: Татарстанда яшәүчеләр күпме алачак
Балалы гаиләләргә бала туганда яки уллыкка алганда бер мәртәбә түләү ярдәм итү чараларының берсе булып тора.
1 февральдән әлеге түләү күләме 5,6% ка индексацияләнәчәк. Татарстан халкы нинди суммага өмет итә алачак һәм ул нәрсәгә бәйле була — «Татар-информ» материалында.
Бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүне барлык гаиләләр дә ала — керемнәр дәрәҗәсе һәм балалар саны роль уйнамый. Ата-аналарның статусы да мөһим түгел: алар рәсми рәвештә эшкә урнашырга, үзләре өчен эшләргә, эшсез булырга яки ИП буларак теркәлергә мөмкин — моннан пособие суммасы үзгәрми.
2026 елның 1 февраленнән бала туганда түләү индексацияләнәчәк һәм якынча 1,5 мең сумга артачак, 28,5 мең сумга җитәчәк. Әгәр берьюлы ике яки аннан да күбрәк бала дөньяга килсә, пособие һәр сабыйга аерым билгеләнә.
Түләүләрне биологик ата-аналар гына түгел, ә аларны алмаштыручы затлар: уллыкка алучылар, опекуннар һәм тәрбиягә бала алган ата-аналар да алырга хокуклы. Уллыкка алучылар өчен кайбер ситуацияләрдә югары суммалар каралган. Мәсәлән, инвалид баланы, сигез яшьтән өлкәнрәк баланы яки берьюлы берничә баланы (абыйлы-апалы) уллыкка алганда, 1 февральдән түләү күләме 217 мең сум тәшкил итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, балалы гаиләләргә ярдәм «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев