Яна Волкова — Алабуганың йөзү буенча беренче спорт мастеры
БЕЛ БЕЗНЕКЕЛӘРНЕ!

Яна Волкова — Алабуганың йөзү буенча беренче спорт мастеры

Бу титулны ул 2025 елда Саранск шәһәрендә үткән «Россия резервы» ярышларында алды.

«Университет» мәктәбен тәмамлаган, КФУның Алабуга институты Көллияте студенты Яна Волкова — соңгы берничә елда шәһәрдә йөзү буенча беренче спорт мастеры. Бу титулны ул 2025 елда Саранск шәһәрендә үткән «Россия резервы» ярышларында алды.

Сөйләвенчә, элек Яна судан һәм бассейннан курка торган булган, әмма, кайчандыр йөзү белән шөгыльләнгән әбисе аңа бу куркуны җиңәргә һәм спортның бу төре белән кызыксынырга ярдәм иткән.

Мәктәптән соң уку йортын сайлау мәсьәләсе килеп баскач, кыз югалып кала. Вариантлар күп булса да, Яна үзенең тренеры һәм командасы белән Алабугада калуны сайлый. «Хәзер мин «Башлангыч сыйныфларда укыту» белгечлеге буенча белем алам, чөнки балалар белән эшләргә яратам. Ә аларны үзем яратып шөгыльләнгән спорт төренә җәлеп итү — тагын да кызыграк», — дип сөйләде Яна.

Шушы көннәрдә хакимияттә үткән җитәкчеләр киңәшмәсендә район башлыгы Рөстәм Нуриев Яна Волковага рәхмәт хаты тапшырды. Спортчы әйтүенчә, бу — аның казанышларын тануның тагын бер дәлиле. Спорт мастеры исемен алу өчен кыз ун елга якын тырыш хезмәт куя. Моның өчен ул тренеры Евгения Турцевага зур рәхмәтле.

Спортчы үзенең яңа казанышларын йөзү буенча «Sprint masters» абсолют беренчелегенең «Мастерс» категориясендә күрсәтте. Ярышлар узган ялларда «Чемпион» комплексы бассейнында узды.

Ярышларны быел үзенең 20 еллыгын билгеләп үтүче «Касатка» спорт берлеге, Алабуга шәһәре һәм Алабуга районының йөзү федерациясе оештырды. Быел турнир бишенче тапкыр үткәрелде.

Анда Татарстан, Башкортостан, Марий Эл һәм Белоруссия шәһәрләреннән 12 яшьтән өлкәнрәк 160 спортчы катнашты. Иң тәҗрибәле спортчылар «Касатка» йөзү ветераннары клубы вәкилләре булды. Спортчылар баттерфляй, брасс, ирекле стиль, аркада йөзү һәм башка төрләрдә үз осталыкларын күрсәтте.

Сергей Клубович Алабугага Белоруссиядән килгән, «Август-Алабуга» предприятиесендә эшли.

— «Sprint masters»та икенче тапкыр катнашам. Тик мин профессиональ спортчы түгел, бары йөзүне генә яратам. Җитәкчем дә аның белән шөгыльләнә һәм мине дә ярышларга җәлеп итте. Бу сәламәтлекне саклап калу, стрессны киметү, ял итүнең яхшы ысулы.

Турнирны ачу тантанасында катнашучыларны һәм тренерларны АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон сәламләде.

— Алабуга районында спортның барлык төрләре дә үсә. Йөзү — эшмәкәрләр Леонид Барышев һәм Вадим Махеев ярдәм итә торган төрләрнең берсе, моның өчен без аларга бик рәхмәтле. Ярышлар — үз осталыгыңны һәм җиңүгә омтылышыңны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Татарстан Республикасының Йөзү федерациясе башкарма директоры Эрик Акчурин Алабуга районы җитәкчелегенә һәм эшмәкәрләренә спортка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм икенче сыйныф укучылары өчен «Всеобуч» социаль проектының югары нәтиҗәләр бирүен билгеләп үтте.
Алабуга һәм АМРның йөзү федерациясе башкарма директоры, йөзү буенча Россиянең атказанган тренеры Сергей Бородин спорт объектларының яңартылуын билгеләп үтте һәм төрле буын спортчыларының уртак ярышлары буыннар дәвамчанлыгын саклап калырга мөмкинлек бирә, дип өстәде.

Берничә сәгать барган ярышлардан соң нәтиҗәләр билгеләнде.

Алабугалылар арасында аеруча яшь йөзүчеләр аерылып торды. Кызлардан: Яна Волкова, Әминә Галимова, Кира Саликаева, Дарья Сибгатуллина, Варвара Крошнякова. Егетләрдән: Әмир Әхмәдиев, Станислав Беляев, Булат Хәбибуллин, Артем Галимов. Осталар арасында Наталья Немтырева, Галина Благодатских, Альбина Әхмәтҗанова, Анна Титова сизелерлек нәтиҗәләр күрсәтте.


Нет комментариев