Без – китаплы халык. Татар халкы элек-электән гыйлемле булган, китап укыган. Без күп гасырлар дәвамында белемне бары тик китап аша алганбыз. Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән. Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле.
«Китап — белем чишмәсе» дип, халкыбыз юкка гына әйтми шул. Аларда күпме мәгълүмат, гыйлем чыганагы! Китап уку ул күңелгә шифалы дәва төсле. Яхшы китапны укып чыккач та, аннан аерыласы килми; кабат-кабат укыган китапларыбыз да аз түгел бит.
Китаплар безне яхшылыкны яманлыктан, әхлаклы булуны әхлаксызлыктан, гаделлекне гаделсезлектән, матурлыкны ямьсезлектән аерырга, илдәге һәм дөньядагы вакыйгаларга бәя бирергә өйрәтә.
А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы татар бүлегендә һәркемнең күңеленә хуш килерлек китаплар бик күп.
Татарстан китап нәшрияты ярдәме белән китапханә фондлары гел тулыланып тора. Яңа килгән китаплар арасында «Алабуга һәм Менделеев төбәкләренең ташъязма истәлекләре» дигән китап та бар. Әлеге китап Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тарафыннан нәшер ителгән.
Китап Татарстан Республикасының Алабуга һәм Менделеев районнарындагы татар-мөселман зиратларында сакланган гарәп язулы эпиграфик истәлекләргә (кабер ташларына) багышлана.
XVII гасырдан алып XX гасыр башына кадәрге чорга караган 600 данә кабер ташы — әлеге төбәкләр һәм, гомумән, татар халкы тарихы өчен кыйммәтле чыганаклар.
Китапны Татарстанның күренекле эпиграфистлары Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев әзерләде. Хезмәт моннан 20 ел элек үткәрелгән фәнни экспедицияләр материаллары буенча язылган.
Әлеге китапны басмага әзерләү Алабуга шәһәренең Иске татар зиратында фәнни-тикшеренү эше башлануга этәргеч булды. Ул Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре Ленар Мифтахов җитәкчелегендә алып барыла. Ленар Раиф улы Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасына 30 китап бүләк итте. Без аңа үзебез һәм укучылар исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Минһаҗетдин Сәйфулла улы Җәбәлинең «Тәварихы Болгарийә вә Татарийә» китабында авторның болгар-татар тарихына багышлап 1878 елда язган хезмәте тәкъдим ителә. Автор кулъязмасы моңарчы галимнәр тарафыннан өйрәнелмәгән иде. Ул беренчеләрдән булып шундый хезмәт язарга алына. Чөнки халкыбызның үткәне турында татар авторларының бер китабы да басылып чыкмый. Минһаҗетдин Җәбәли исеме үз чордашлары Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Әмирханов, Каюм Насыйрилар белән янәшә торырга лаек.
Каюм Насыйри дигәндә, әдипнең тууына 200 ел тулу уңаеннан басылып чыккан «Кырык вәзир» кыйссасын әйтеп үтми мөмкин түгел. Каюм Насыйриның «Кырык вәзир» кыйссасында яхшылык белән яманлыкка аерылган бу дөньяда кеше, иманлы яшәешенең төп кагыйдәләренә нигезләнеп, үз кыйбласын, төп юнәлешен хәл итәргә омтыла. Падишаһ, падишаһ улы шаһзадә, патшаның яшь хатыны, кырык вәзире — үзәк хикәя вакыйгалары шушы персонажлар тирәсендә бара.
Танылган татар-төрек әдибе, тәрҗемәче, публицист Фатиһ Кутлуны күпләребез аның журналларда басылган хезмәтләре аша беләбез. Фатиһ Кутлу Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Шунда ук, өлкән укытучы буларак, студентларны укыта. «Кардәшлек кадере» исемле беренче китабына аның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган публицистик язмалар, истәлек-хатирәләр һәм Төркиядәге мөһаҗир татарларның рухи мирасы тупланган. Төркиядән килеп татар әдәбиятына хезмәт итүче чит ил, чит тел вәкиленең язмышы, аның иҗаты бүгенге татар укучысыны кызыклы дип уйлыйбыз.
Укучыларыбыз тарафыннан яратып укыла торган авторларыбызның яңа китаплары да китап киштәләрендә урын алды. Рафис Корбанның «Соңгы сабантуй», Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була», Ландыш Әбүдәрованың «Умарта», Камил Кәримовның «Исемсез хат», Әлфис Гаязовның «Кайсы яктан чыга соң бу кояш», Зәбир Гыймаевның «Каторжан» китаплары укучыларның күңелен кузгатмый калмас.
Шигърият яратучылар өчен дә китаплар бик күп. Луиза Янсуарның «Сөт», Роберт Сәлахиевнең «Узган гомер — янган учак», Зиннур Насыйбуллинның «Кул суза еллар...», Гөлназ Хәйруллинаның «Бер сүз», Лилия Хисаметдинованың «Җан чишмәсе» китапларында төрле елларда язылган шигырьләре, җырлары тупланган. Әлеге китапларда кеше күңеленең матурлыгы, сафлыгы, табигать белән бердәмлеге турында сөйләнә.
Хөрмәтле китап сөюче дусларыбыз яңа китаплар белән якыннан танышырга сезне үзебезнең китапханәдә көтеп калабыз. Рәхим итегез!
Раушания Валеева,
китапханәче
Нет комментариев