Клара Булатовага 90 яшь тулу уңаеннан: Алабуга китапханәсендә шигъри кичә узды
ӘДӘБИЯТ

Клара Булатовага 90 яшь тулу уңаеннан: Алабуга китапханәсендә шигъри кичә узды

Клара Булатованың юбилеена багышланган шигъри кичә Алабугада шигърият сөюче студентларны берләштерде.

18 март көнне Алабуганың А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатованың тууына 90 ел тулуга багышланган шигъри кичә узды. Сәнгать көллияте студентлары катнашында шагыйрәнең иҗат җимешләре укылды, аның шигырьләренә язылган җырлар башкарылды. 

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Гүзәл Шәрипова җыелган кунакларны шагыйрәнең тормыш юлы белән таныштырды, аның биографиясеннән кызыклы фактлар белән уртаклашты.

Кичәгә кызыклы формат сайланган иде — һәр студентка очраклы рәвештә Клара апа Булатованың шигырьләре сайланып бирелде. Һәр шигырьне студентлар сәнгатьле итеп тыңлаучыларга җиткерделәр, бер-берсен алкышлар белән хупладылар. Кичәнең азагында иң матур шигырь укучыларны бүләк көтте — «Клара Булатова: сөю кыйссасы» дип исемләнгән китаплар.

Шундый җылы атмосферада узды әлеге матур әдәби кичә.


Нет комментариев