А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә яңа китаплар үз укучыларын көтә. Материалда – төрле жанрдагы иң кызыклы әсәрләргә күзәтү.
Интернет челтәре тотрыксыз эшләгән шартларда китап укуга мода, бәлки, янәдән әйләнеп кайтыр дип ышанасы килә. Өстәвенә, А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлеге матур, яңа китаплар белән даими тулыланып тора. Шуларның берничәсе белән әлеге материалда таныша аласыз.
Тәкъдим ителгән китаплар барысы да диярлек нибары 200 биттән тора. Димәк, аларны, кич белән утырып, авыр эш көненнән соң ял сыйфатында укып чыгарга мөмкин.
Виктор Астафьевның «Кура җиләкле әби» дип исемләнгән хикәяләр китабы татар теленә Марсель Галиев тарафыннан тәрҗемә ителгән. Ул 104 биттән тора. Әлеге хикәяләр җыентыгы балалар өчен тәрбияви әсбап була ала. Хикәяләр дистә еллар элек язылган булса да, югары технологияләр чорында үз актуальлеген югалтмый. Аларның эчтәлегендә һәрбер җан иясенә сакчыл караш, адәм баласының табигать белән бәйләнеше һәм җир йөзендәге һәр үсемлек-агачка мәрхәмәтле мөнәсәбәт идеясе уелып ята.
Пьесалар укырга яратучылар өчен Артур Ибраһимовның 192 биттән торган «Галәмне гизгән татар» китабын тәкъдим итәбез. 2024 елда яшь драматургның шундый ук исемле пьесасы «Яңа татар пьесасы» премиясе җиңүчесе булып танылды. Әлеге әсәр юкка узган тормыш, кыюлык һәм һәрберебезнең мөмкинлекләре турында бәян итә. Аның әсәрләрендә татар әдәбиятына хас булмаган фантастик жанр урын алган.
Әлбәттә, бүгенге көндә махсус хәрби операция белән бәйле темалар беребезне дә битараф калдырмый. Телевизордан һәрберебез хәбәрләрне күзәтеп бара, яхшыга өметләнә. Фирдүс Гыймалтдиновның «Үлемнән бер адым алдарак» дип исемләнгән китабы «Тимер» батальоны яугире, яу кырыннан йөзләгән яралыларны алып чыгып, зур каһарманлык үрнәге күрсәткән Илнур Хәертдиновка багышланган. Автор искәртә — бу әсәр сугыш турында түгел. Ул — шундый авыр вакытта да яшәргә омтылу турында.
Сания Галиуллинаның «Мәдинә гөлкәем» повесте мәңгелек проблемаларның берсен — эчкечелек проблемасын күтәреп чыга. Вакыйгалар узган гасыр ахырында бара. Күпләр эчүчелеккә бирелеп, үз язмышларын үз куллары белән юкка чыгаралар. Повестьның төп герое Мәдинә чор сынауларын лаеклы кичеп чыга. Ничек ул үз-үзен югалтмый, кешелеклелеген саклап кала ала? Әлеге матур яшел тышлы китапны укып белә аласыз. Сүз уңаеннан, нибары 192 биттән генә тора.
Чираттагы кечкенә китап — Айгөл Абдрахманованың «Караш» хикәяләр җыентыгы. Үзенең кечкенә форматы аркасында аны юлга да алырга мөмкин. Бу — язучының беренче җыентыгы, ул үз эченә бүгенге яшьләрнең яшәү гаменә, күңел борчуларына һәм өмет-хыялларына багышланган әсәрләрне алган. Көтелмәгән сюжет борылмаларын яратучылар өчен бигрәк тә күңелгә якын килер әлеге хикәяләр. Биредә мәхәббәт тә, кеше язмышлары да, табигать белән бәйле образлар да... Айгөл Абдрахманованың бу китабы Татарстан китап нәшрияты һәм «Татарстан» журналы оештырган әдәби бәйгедә җиңүче буларак тәкъдим ителә.
Бүгенге исемлектә бердәнбер күләмле китап — Марат Кәбировның «Җир турында җыр» повестьлар җыентыгы. Ул 416 биттән гыйбарәт. Әлеге автор инде күпләргә таныш. Әлеге китапта урын алган барлык әсәрләр дә туган җир, аның асыл кыйммәтләре, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр турында. «Җир турында җыр» повестенең төп герое үз вакытында яхшы тормыш эзләп ерак җирләргә чыгып китә. Инде олыгайгач аның төп хыялы — үлгәнче туган нигезенә кайту, аны торгызу.
Әлеге китапларның һәркайсы үз укучысын табар дип ышанабыз. Үзәк китапханәнең татар һәм туган якны өйрәнү әдәбияты бүлеге китапханәче кызлары һәрбер килгән укучыны ягымлы елмаю белән каршы алалар, сез теләгән китапны табып бирәләр һәм киләсе очрашуны көтеп калалар.
Нет комментариев