Алабугалыларны «Звезда» каналында күрсәтәчәкләр
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Алабугалыларны «Звезда» каналында күрсәтәчәкләр

«Звезда» телеканалында тиздән «Ищу своих» тапшыруы чыгачак. Аны төшерүдә алабугалылар да катнашты.

Сюжет Яңа елда булган һәм Алабуга, Нальчик һәм бөтен Россияне берләштергән гаҗәеп вакыйга турында сөйләячәк.

Кыскача исегезгә төшерәбез: «Надежда России» Бөтенроссия хатын-кызлар берлеге рәисе урынбасары, ТР Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре Алёна Чернова һәм МХО ветераны, Алабуга офицерлар берлеге вәкиле Александр Николаев «Ежик» позывнойлы хәрби Вячеслав Боровковка һәм аның тормыш иптәше Алёнага күңелгә үтеп керерлек хатны язган мәктәп укучысын табарга ярдәм иттеләр.

Хатның авторы Лена Букина булып чыкты, кыз — Нальчик шәһәренең 9нчы мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган милиционерның кызы. Лена һәм Вячеслав рәхмәт хатлары һәм изге теләкләр белән видеохәбәрләр алмашты. Аннары кызга бүләк — хәрби бүлекчә флагы һәм сугышчының кечкенә талисманы — керпе җибәрелде.

Әлеге тарих ил буенча таралды. Һәм ниһаять, аның дүрт герое Мәскәүдә «Звезда» телеканалы студиясендә очрашты. Шулай ук бирегә Ленаның әнисе һәм хәрбинең тормыш иптәше дә чакырылган иде. Күптән көтелгән очрашу вакытында гаиләләр якыннанрак таныштылар.

— Безнең күбебез телетапшыру төшерүдә беренче тапкыр катнашты, бик дулкынландык, әмма безнең белән чын профессионаллар эшләде, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Алёна Чернова. — Журналист Николай Матвеев беренче минуттан ук төшерү мәйданчыгында бик җылы атмосфера тудырды, өстәвенә, тарих үзе дә бит күңелгә үтеп керерлек. Тапшыруны төшерү югары дәрәҗәдә узды. Ә ял минутларында без «Звезда» телеканалы иҗат төркеменең башка проектларында катнашучылар белән очраша алдык, алар арасында махсус операциядә катнашучылар да шактый иде.

— Очрашу вакытында безнең хисләр ихлас булсын өчен, интриганы ахыргача сакладылар, — дип сөйләде Александр Николаев. — Безне дүртебезне бер кунакханәгә, ә Вячеслав белән аның тормыш иптәшен — Останкино манарасы янындагы икенче кунакханәгә урнаштырдылар. Төшерүгә шулай ук аерым алып бардылар. Грим бүлмәсендә безне сценарий тексты белән таныштырдылар, әзерләнергә ярдәм иттеләр. Лена очрашу турында белгәч, бик сөенде, чөнки элек аның хатлары барып җиткәнме-юкмы икәнен ул белмәгән. Вячеслав үзе дә бик шат иде. Үземнән беләм: Туган илдән килгән теләсә нинди хәбәр, бигрәк тә балалар хатлары һәм открыткалары — рухны ныгыта торган кадерле бүләк ул. Оборона министрлыгына, телеканалга, Алабуга җитәкчелегенә, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Таңсылу Хөснуллинага һәм безгә бу сәфәрдә ярдәм иткән һәркемгә аерым рәхмәт.

Әйтеп китик, «Ищу своих» программасы туганнарны, якыннарны, дусларны, полкташларны һәм хезмәттәшләрне эзләүгә багышланган. Ул хәрбиләр, волонтерлар, медиклар, Россиянең һәм кире кайтарылган төбәкләрнең тыныч халкы язмышы турында сөйли. «Звезда» медиатөркемен Россия Федерациясе Оборона министрлыгы җитәкли.

Сюжетны телевизордан да, «Ищу своих» рутуб-каналыннан да карарга мөмкин булачак.


Нет комментариев