Новая Кама 16+
Рус Тат
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Алабуга студенты дроннар белән идарә итәргә китте

Яшь, сәламәт, аналитик акыл белән эш итүче Алабуга политехник көллиятенең 21 яшьлек студенты Данил Иванов пилотсыз система гаскәрләре сафларында хезмәт итә.

Исегезгә төшерәбез, пилотсыз системалар гаскәрләре — гаскәрләрнең яңа төре. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп үзенчәлекләренең берсе контрактның бер елдан башлап имзалануында һәм автомат рәвештә озайтылмавында. Өстәвенә бу вакыт эчендә хәрби кирәкле белгечлек тә алырга мөмкин. Бер елдан соң хәрби хезмәтне тәмамларга була. Контрактчыны аның ризалыгыннан тыш башка бүлеккә күчермәячәкләр. Бу пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең башка төр гаскәрләрдән төп аермасы. Әлеге гаскәр сугышчылары разведка, күзәтү, ут корректировкасы яки заманча технологияләр ярдәмендә һөҗүм ясау белән шөгыльләнә.

— Бу югары технологияле хезмәт, аны компьютер артында эшләү белән чагыштырып була. Биредә физик әзерлектән бигрәк, игътибар, аналитик акыл, яхшы моторика мөһим. Боларның барысы да миндә бар. Мин командада эшли беләм, минем өчен бу гадәти хәл. Өстәвенә, вәзгыятькә яхшы яраклашам, тиз арада элемтә табам. Өстәвенә, мин дүрт ел программистка укыдым, − дип сөйли сугышчы-контрактчы Данил Иванов.

Ул яңа гаскәрләргә кеше җыю турында белгәч, карарны бик тиз кабул иткән. Шундук конкурслы сайлап алу уздым, ди. Өстәвенә, бу эш аның булачак белгечлеге белән дә бәйле. Егет барлык математик мәсьәләләрне һәм мантыйкка бирелгән биремнәрне үти, психологик тест һәм медицина тикшерүе уза.

— Миңа берәү дә басым ясамады, − дип сөйли Данил. − Туганнарыма хәбәр итү өчен Башкортостанга кайттым. Башта алар гаҗәпләнделәр, ә аннары хупладылар. Әти-әнием белә: мине үгетләүнең файдасы юк, карарларны үзем кабул итәм. Әле хезмәткә китеп тә өлгермәдем, ә ике сеңелем инде минем белән горурланалар. Курсташларым да башта гаҗәпләнделәр, ә хәзер аларның кайберләре шулай ук тест узарга карар кылды.

Хезмәт итү вакытында алган күнекмәләр аңа һичшиксез кирәк булачак дип ышана егет.

— Профессионаллар командасында белгечлек буенча эшләү — ул гаять зур тәҗрибә. Өстәвенә, математика, программалаштыру, шул ук компьютер уеннары белән кызыксыну миндә балачактан ук бар. Ә монда МХО шартларында үзеңне сынап карыйсың. Мин хәзер МХОда булган егетләргә ярдәм итәргә, илгә файда китерергә телим.

Сүз уңаеннан, Данил Иванов — Алабугада ел башыннан контрактка кул куйган һәм пилотсыз системалар гаскәрләре сафларын тулыландырган өченче кеше.

Пилотсыз система операторы булып 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, сәламәтлеге буенча яраклы һәм урта һөнәри яки югары белемле һәр теләгән кеше була ала. Инглиз телен база дәрәҗәсендә белү — өстәмә плюс булачак.

Пилотсыз очкычлар белән идарә итү, программалаштыру һәм техник хезмәт күрсәтү күнекмәләре армиядә генә түгел, гади тормышта да кирәк. Белгечләр билгеләп үткәнчә, бүген бу һөнәрне үзләштерүчеләр киләчәк һөнәре алачак.

Тулы мәгълүматны белергә һәм гаризаны түбәндәге адрес буенча калдырырга була: Алабуга, Олы Покров урамы, 1 нче йорт (хәрби комиссариат). Аннары кандидатны пилотсыз авиация вәкиленә шәхси әңгәмәгә җибәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев