Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда – кызу чор: сабан культуралары 87 процентка чәчелгән

26 майга булган мәгълүматларга караганда, Алабуга районы кырларында сабан культуралары 19,5 мең гектар мәйданда утыртылган.

Бу — гомуми планның (22,7 мең гектар) 87 процентын тәшкил итә.

Күләмнәр буенча гадәттәгечә бөртеклеләр (8,4 мең гектар) һәм техник культуралар (8,2 мең гектар) алда бара. Соңгы категориягә көнбагыш һәм рапс керә.

Игенчеләр «икенче икмәк» турында да онытмыйлар: бәрәңге 214 гектарда утыртылган. Яшелчәләр 267 гектар мәйданны били, терлек азыгы культуралары 2,5 мең гектарда чәчелгән.

Кырларны ашлауга аерым игътибар бирелә. Бүгенге көнгә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 4935 тонна минераль ашлама сатып алынган. Бер гектарга исәпләгәндә бу 64,2 кг тәэсир итүче матдә дигән сүз.

Язгы чәчүне беренчеләрдән булып тәмамлаган алдынгылар исеменә берничә хуҗалык лаек булды. Алар арасында:

  • «Аммоний АгроТехнологии» җәмгыяте,
  • «Вятский берег» җәмгыяте,
  • «Светлая долина» җәмгыяте,
  • Ф. Г. Әхмәтҗановның крестьян-фермер хуҗалыгы.

Ничек кенә булмасын, чәчү кампаниясе — эшләрнең башы гына әле. Авыл хуҗалыгы идарәсендә сөйләүләренчә, орлыкларны туфракка салу белән беррәттән, механизаторлар беренче шытымнарны тәрбияләү буенча да актив эш алып бара. Тырмалау (туфракны йомшарту һәм чүп үләннәрен бетерү) 7323 гектар мәйданда үткәрелгән. Чәчүлекләрне корткычларга һәм авыруларга каршы химик эшкәртү 3300 гектар мәйданда башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев