Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Чәчү батыры — 2026: «Азрак йоклап, күбрәк эшләргә кирәк»

Кыр хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтү – Сабантуйның иң күркәм традициясе. Гадәттәгечә, бәйрәм алдыннан чәчү батырын да сайладылар.

Быел бу хөрмәтле исемгә «Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыятендә эшләүче механизатор Илнур Моратов лаек дип табылды. Ул 3137 гектар җир чәчкән.

Авыл хуҗалыгында Илнур Моратов икенче сезон гына эшли. Моңа кадәр ул башка һөнәр буенча эшләгән, ләкин, үзе әйтмешли, җир һәрвакыт аны үзенә тартып тора.

— Мин Актаныш районыннан, авылдан. Комбайннан башладым. Чәчүнең нәрсә икәнен балачактан ук белә идем. Ә монда мине өйрәттеләр дә әле. Хәзер менә эшлим, — дип сөйли ул.

Комбайн руле артына беренче тапкыр ул 12–13 яшьтә утырган. Иң гади «Нива» комбайнында эш серләренә төшенгән. Бүген техника бөтенләй башка: заманча, уңайлы.

Илнурның әтисе гомер буе кырда эшләгән, һәрвакыт алдынгылар рәтендә булган. Бала чагыннан ук аның ничек хезмәт куюын күреп үскән.

— Без, әлбәттә, аның өчен сөенә һәм горурлана идек. Мөгаен, аның үрнәгендә җир белән кызыксыну уянгандыр да, — ди Илнур.

Хәер, үзенең киләчәген ул башта ук авыл хуҗалыгы белән бәйләргә уйламаган. Актаныш училищесында пешекче һөнәренә укып, аннары Чаллыга күчеп килә, автомеханика техникумын тәмамлый, "КамАЗ«да эшли.

«Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыяте предприятиесенә Илнур Моратов шунда ук чәчү комплексына эшкә килә. Аннары сиптерүдә, ашлык җыю комбайнында эшли, төрле техниканы үзләштерә. Быел яз көне яңа «Ростсельмаш 2400» тракторы руле артына утыра.

— Күз тимәсен, барысы да яхшы бара. Техника заманча, үзебезнеке. Мин канәгать, — ди механизатор.

Илнурның кабинасында һәрвакыт тәртип. Эшләргә утыргач, һичшиксез аяк киемен сала. «Көне буе шунда үткәрәм, өйдәге кебек булырга тиеш», — ди ул.

Бу язда яллар булмаган диярлек. Басуларны тизрәк чәчәргә ашыкканнар — мәйдан күләме зур. Илнур — төнлә, иптәше көндез эшкә чыга.

— Авыр булмады. Киресенчә, ничектер җиңел үтте. Ә төнлә хәтта җиңелрәк тә — эсселек юк. Кызынырга да өлгермәдем, — дип көлә Чәчү батыры.
Ничек шундый нәтиҗәгә ирештегез дигән сорауга кыска һәм эшлекле җавап бирә:

— Азрак йокларга һәм күбрәк эшләргә кирәк.

Хисапчы-агроном Дилүс Фәйзрахманов хезмәттәше турында җылылык һәм ихтирам белән сөйли:

— Әлбәттә, мондый кыска вакыт эчендә чәчү эшләрен төгәлли алуыбызга без бик шат. Илнур кебек механизаторларыбыз ярдәме белән барысы да тиз һәм проблемаларсыз үтте. Без үзебезнең эшчеләребездән бик канәгать һәм алар белән горурланабыз.

Илнур — күп балалы гаилә башлыгы. Өйдә аны олы кызлары һәм өч яшьлек улы көтә. Нәни улы да инде хәзердән үк зур тракторлар белән кызыксына башлаган.

Бу шимбәдә, 6 июньдә, шәһәр ипподромында Сабантуй вакытында Илнур Моратовка лаеклы бүләк тапшырачаклар. Ул язгы кыр эшләренең чын каһарманы буларак, Чәчү батыры тасмасын тагып, кызыл келәм буйлап узачак.

Һәм бу — аның шәхси рекордын тану гына түгел. Бу — хезмәтне, җирне һәм үз эшеңне яратуны тану да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев