Алабуга районында техниканың урак өстенә әзерлеген тикшерделәр
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район техникасы һәм хуҗалыклары уңай бәя алды.
Алабуга районында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең бөртекле һәм техник культураларны җыеп алуга әзерлеген тикшерү узды. Ул 24 июньдә министр урынбасары Марат Кәримов катнашында үткәрелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район хуҗалыкларының яңа уңышны кабул итәргә әзер икәнлеге ачыкланды. Районда бөртекле культуралар җыю өчен 40 комбайн бар, аларның барысы да эшкә тулысынча әзер.
Быел аграрийларга 20,4 мең гектар мәйданда бөртекле һәм техник культураларны җыеп алырга туры киләчәк. Бер шартлы комбайнга уртача йөкләнеш 407 гектар тәшкил итә.
Шулай ук районда 6 данә ашлык киптергеч эшли, бу урак кампаниясен артык тоткарлыкларсыз оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Гомумән алганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеге уңай бәяләнде.
Моннан тыш, районда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенгә 17 091 тонна сенаж һәм 250 тонна печән әзерләнгән. Бер шартлы башка 6,6 центнер азык берәмлеге туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев