Алабуга районы игенчеләре көзге кыр эшләрен төгәллиләр. Көзге культураларны чәчү тәмамланды инде, бөртеклеләрне җыю финал этабына җитте.
Районда көзге культуралар 2,8 мең гектар мәйданда чәчелгән. Чәчү кампаниясе тулысынча төгәлләнгән. Бөртеклеләрне җыю да тәмамланды диярлек. 61 гектар мәйданда орлыкка кукуруз җыясы калды.
Бер үк вакытта хуҗалыклар майлы культуралар, яшелчә һәм бәрәңге җыюны да дәвам итә. Шулай ук силос әзерләү дә бара. Моннан тыш, хуҗалыкларда туңга сөрү дәвам итә.
Элегрәк Алабуга районында игенчеләр силос өчен кукуруз җыюга керештеләр дип язган идек.
Нет комментариев