Районның берничә хуҗалыгында эшләүчеләр рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр алды. Бүгенгә игенчеләр бөртекле культураларның 80 проценттан артыграгын җыеп алды.

Район башлыгы урынбасары Александр Косов басуларда булып, урып-җыю кампаниясе барышында ашлык суктыру һәм ташуда аерылып торган механизаторларга бүләкләр тапшырды.
Район башлыгының рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләрне «Мир», «Аммоний Агротехнологии», Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгы, «Вятский берег», «Вятские зори» хуҗалыклары хезмәткәрләре алды. Иң яхшы комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр һәр атна саен биш номинациядә билгеләнә.
Бүгенге көндә район басуларында 9 мең гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар җыеп алынган — бу барлык мәйданнарның 80 процентын тәшкил итә. «Мир» һәм «Новый Юраш» агрофирмасы» урып-җыю эшләрен тәмамлады. Район буенча уртача уңыш гектарыннан 35 центнер тәшкил итә.
Нет комментариев