Татарстанда ун көнлек рейд барышында 42 мотоциклчы җаваплылыкка тартылган
Тәртип бозучыларга карата штрафлар кулланудан тыш, инспекторлар 7 мотоциклны махсус тукталышка (штрафстоянкага) озаткан.
Татарстанда узган ун көнлек махсус рейд нәтиҗәсендә 42 мотоцикл йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Казан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Профилактик чара юлларда тәртипне ныгыту һәм мототранспорт катнашындагы һәлакәтләрне киметү максатыннан оештырылган. Тәртип бозучыларга карата штрафлар кулланудан тыш, инспекторлар 7 мотоциклны махсус тукталышка (штрафстоянкага) озаткан.
«Ике тәгәрмәчле «тимер ат» яратучылар куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Сабырлык һәм игътибарлылык кына сезнең гомерегезне һәм сәламәтлегегезне саклап калачак», — дип кисәтә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев