Уку елы башлану белән юлларда балалар хәрәкәте дә артачак. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне белем бирү учреждениеләре тирәсендә тизлекне киметергә һәм җәяүлеләргә игътибарлы булырга чакырды.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе яңа уку елы башланыр алдыннан машина йөртүчеләрне юлларда аеруча сак булырга чакырды. Ведомство җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү чаралары көчәйтелүен хәбәр итте. Республикада «Игътибар — балалар!» профилактик акциясе уза.
Автоинспекторлар балаларны транспортта йөртү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәчәк, җәяүлеләргә юл бирмәү очракларын ачыклаячак. Мәктәпләр һәм башка мәгариф оешмаларында укучылар, ата-аналар һәм педагоглар белән профилактик очрашулар үткәреләчәк. Төп игътибар юл хәрәкәтендә балаларның куркынычсызлыгына юнәлтелә.
Дәүләт автоинспекциясе мәктәпләр, балалар бакчалары һәм торак зоналары янында тизлекне киметергә киңәш итә. Җәяүлеләр кичүләре, җәмәгать транспорты тукталышлары һәм ишегалларыннан чыгу урыннарында аеруча игътибарлы булырга кирәк. Автоинспекция машина йөртүчеләргә балаларның юлга көтмәгәндә килеп чыгу ихтималын исәпкә алырга өндәде.
Нет комментариев