Бәйрәм көннәрендә республика юлларында транспорт агымы һәм гаилә белән сәфәргә чыгучылар саны арта. Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне һәм ата-аналарны иминлек кагыйдәләренә аеруча игътибарлы булырга чакыра.
Республика көне алдыннан Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин республика халкына мөрәҗәгать итте. Ул бәйрәм алдыннан юлларда хәрәкәтнең гадәттәгедән интенсиврак булуын һәм бу чорда иминлеккә аеруча зур игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте.
Машина йөртүчеләргә исерек хәлдә руль артына утырмаска, билгеләнгән тизлекне арттырмаска һәм җәяүлеләр кичүләренә якынлашканда игътибарлы булырга киңәш ителә. Шулай ук автомобиль белән идарә иткәндә телефон кулланмаска, кискен маневрлар ясамаска һәм юлдагы вазгыятьне даими контрольдә тотарга кирәклеге искәртелә.
Балалар белән юлга чыгучы ата-аналарга аерым игътибар бирелде. Дәүләт автоинспекциясе баланың яшенә, буена һәм авырлыгына туры килә торган махсус тотып тору җайланмаларын кулланырга чакыра. Бу таләпләр сәфәр вакытында кечкенә пассажирларның иминлеген тәэмин итү өчен мөһим.
Айрат Сәмигуллин юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне төгәл үтәргә, үзләренең һәм якыннарының иминлеге турында кайгыртырга өндәде.
Нет комментариев