Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
Автохәбәрләр

Приставлар бурычы булган алабугалыдан 57 мең сумлык штраф түләткән

Суд приставлары автомобиль хуҗасыннан Дәүләт автоинспекциясе штрафлары буенча бурычларын түләткән.

Татарстанда суд приставлары автомобиль хуҗасыннан Дәүләт автоинспекциясе штрафлары буенча бурычларын түләтте, дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе.

Бурыч суммасы 57 мең сум тәшкил иткән. Хәбәр ителгәнчә, штрафлар турындагы белдерүләр автомобиль хуҗасына «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталы аша килеп торган, әмма ул бурычларын түләргә ашыкмаган.

Бурычны үз теләге белән түләү срогы узганнан соң, эшкә суд приставлары кушыла. Башкару гамәлләре барышында бурычлы кешенең автомобиле Алабугада табылган.

Алабуга район бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең 1 нче суд приставлары бүлеге йөкләмәсен оператив рәвештә үти һәм транспорт чарасына арест сала. Шуннан соң бурыч тулы күләмдә түләнә.

Суд приставлары хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, милеккә арест салу башкару производствосы таләпләрен үтәмәгән очракта кулланыла торган нәтиҗәле чараларның берсе булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев