ЮХИДИның «кара исемлеге»: Алабугада юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң күп бозучы предприятиеләрне атадылар
ТР Хөкүмәтенең Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе 2026 елның беренче ике аена нәтиҗә ясады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе 2026 ел башында юл кагыйдәләрен иң еш санга сукмаган юридик затлар турындагы мәгълүматны бастырып чыгарды.
Исемлеккә Алабуга районында теркәлгән һәм гыйнвар-февраль айларында транспорт чаралары белән иң күп административ хокук бозуларга юл куйган компанияләр кергән.
Алабуга районының «антирейтингы»:
Елның беренче ике ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, штрафлар саны буенча түбәндәгеләр лидер булды:
- ООО «АВП ГРУПП» — 32 хокук бозу теркәлгән;
- ООО «ГАБИСТРОИТ» — 11 хокук бозу теркәлгән.
ТР Хөкүмәтенең Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясендә билгеләп үтүләренчә, кагыйдә бозучы компанияләрнең исемнәрен ачыктан-ачык игълан итү — профилактика чарасы булып тора. Юридик затларның шоферлары коммерция һәм авыр йөк транспорты белән идарә итә, ә бу әйләнә-тирәдәгеләр өчен зуррак куркыныч тудыра, шулай булгач юлларда куркынычсызлык өчен алар аеруча зур җаваплылык сизәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев