Исерек килеш машина йөрткән өчен Алабуга кешесенең ике автомобиле конфискацияләнде
Суд карары буенча Lada Granta һәм Honda Civic автомобильләре дәүләт файдасына конфискацияләнгән.
Алабуга шәһәр прокуратурасы элек хөкем ителгән 20 яшьлек җирле кешегә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы.
Ир-ат РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 нче өлешендә күздә тотылган ике җинаятьне кылуда гаепле дип таныла.
Суд ачыклаганча, Алабуга кешесе исерек хәлдә ике тапкыр машина белән идарә иткән. Беренче очрак 2025 елның 19 июлендә кичке 20:04 тирәсендә булган — ул вакытта ул Lada Granta руле артына утырган.
Икенче тапкыр кагыйдә бозу 2025 елның 2 сентябрендә теркәлә. Бу юлы ир-ат Honda Civic автомобиле белән идарә итә.
Шунысы да мөһим: моңа кадәр әлеге машина йөртүче исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде.
Судта ир-ат үз гаебен тулысынча таный һәм үкенүен белдерә.
Суд аңа 1 ел 6 ай дәвамында сынау срогы белән 1 ел 2 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләде. Шулай ук аңа 2 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү тыелды.
Моннан тыш, дәүләт гаепләүчесенең позициясен исәпкә алып, җинаятьләр кылынган Lada Granta һәм Honda Civic автомобильләре дәүләт файдасына конфискацияләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев