Ял көннәрендә Алабугада биш исерек йөртүче тоткарланган
Алабуга Дәүләт автоинспекциясе шоферларны руль артына исерек хәлдә утырмаска һәм үзләрен, юл хәрәкәтенең башка катнашучыларын куркыныч астына куймаска чакыра.
Алабугада ял көннәрендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исереклек билгеләре булган биш йөртүчене тоткарлаган.
Очракларның берсе мотоцикл урлау белән бәйле. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 2001 елгы йөртүче элек урланган дип гариза бирелгән мотоцикл белән идарә иткән. Ир-атны тоткарлаганнар. Ул медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан.
Шулай ук автомобиль белән идарә иткән 2007 елгы йөртүче дә тикшерү үтүдән баш тарткан. Тагын бер йөртүче, 1996 елгы ир-ат, юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан — аның автомобиле юлдан читкә чыккан. Авариядән соң ул да медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан.
Дәүләт автоинспекциясендә искәртеп үтүләренчә, тикшерү үтүдән баш тарту җаваплылыкка, шул исәптән транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерергә мөмкин.
Моннан тыш, ял көннәрендә тагын ике йөртүче — 1970 һәм 2002 елгы ир-атлар тоткарланган. Автоинспекторлар мәгълүматларына караганда, алар икесе дә элек үк идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булганнар.
Алабуга Дәүләт автоинспекциясе шоферларны руль артына исерек хәлдә утырмаска һәм үзләрен, юл хәрәкәтенең башка катнашучыларын куркыныч астына куймаска чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев