Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
Автохәбәрләр

«Дозор» системасы Алабугада бер атна эчендә 172 хокук бозу очрагын ачыклаган

Аларның 110ы ЮХИДИга тапшырылган.

«Дозор» бер атна эчендә 172 хокук бозу очрагын ачыклаган, шуларның 110ы дәүләт автоинспекциясенә тапшырылган, 62се төзекләндерүгә кагыла. Элекке РайПо янындагы чүплек буенча узган атнада 17 беркетмә төзелгән, 68 материал эштә.

Идарәче компанияләр бер атна эчендә 28 хокук бозу очрагын ачыклаган, шул исәптән машина кую һәм сәүдә объектларын төзекләндерү кагыйдәләрен. 15 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә Алабуга районы башкарма комитетының муниципаль контроль бүлеге башлыгы Жанна Сармакова хәбәр итте.

Моннан тыш, киңәшмәдә Георгий паркын, Шишкин буаларын һәм башка җәмәгать урыннарын җыештыру турында да фикер алыштылар. Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева бюджет оешмалары, предприятиеләр һәм башкарма комитет хезмәткәрләренә шәһәрне җыештыру икеайлыгында актив эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев