Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
Автохәбәрләр

«Дозор» объективында: Алабугада бер атна эчендә юл һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның 1700дән артык очрагы ачыкланган

«Дозор» автоматик фиксация системасы шәһәр урамнарын патрульләүне дәвам итә.

Узган атна нәтиҗәләре күрсәткәнчә: билгеләнмәгән урында «бер минутка» гына тукталу да шоферлар өчен штрафка әйләнә.

Атналык статистика:

Җиде көн эчендә комплекс 1721 хокук бозуны теркәгән. Материаллар түбәндәгечә бүленгән:

  • 1443 беркетмә ЮХИДИгә юлланган (юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу);
  • 278 эш муниципаль контроль бүлегендә карала — бу газоннарда һәм чирәмдә тукталу очраклары.

Бу атнада үзәк һәм халык күп йөри торган участокларга аерым игътибар бирелде. Рейдлар Гассар, Казан, Городище урамнарында, шулай ук Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспектларында узды.

«Дозор» нәрсәне күрә?

Акыллы система кул режимында күзәтергә авыр булган хокук бозуларны теркәп бара:

  • тротуарларда һәм «зебра» ларда тукталу;
  • җәмәгать транспорты өчен билгеләнгән полосалар буйлап хәрәкәт итү;
  • газоннарда туктап тору һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозу;
  • эзләүдә булган автотранспорт номерларын тану.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев