Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
Автохәбәрләр

Алабуганың дүрт предприятиесе юл кагыйдәләрен бозучыларның антирейтингына эләккән

Юл кагыйдәләрен үтәү — физик затларның гына түгел, юридик затларның да бурычы.

Татарстан Республикасының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе (БДД) 2026 елның гыйнвар һәм февраль айларына йомгак ясады һәм Алабуга районының транспорт чаралары юл кагыйдәләрен иң еш бозган юридик затларны атады.

Бозучылар антирейтингы:

Предприятие исеме                    Бозулар саны
ООО «АВП ГРУПП»                      52
ООО «ЭНЕРГЕТИК»                     33
ООО «ПЛАСТСТРОЙСЕРВИС»   17
АО «ТРАКЬЯ ГЛАСС РУС»           14

ТР Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясендә билгеләп үткәнчә, кагыйдә бозучы компанияләрнең исемнәрен бастыру — ул профилактик чара. Юридик затларга юлларда иминлек өчен югары җаваплылык йөкләнгән, чөнки аларның йөртүчеләре коммерция һәм авыр йөк машиналары белән идарә итәләр, ә бу исә тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыра.

Ведомствода искәртәләр: юл кагыйдәләрен үтәү — физик затларның гына түгел, юридик затларның да бурычы. Кагыйдә бозган очракта штрафлар һәм административ йогынты ясауның башка чаралары каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев