Алабуганың биш предприятиесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның антирейтингына эләккән
Татарстан Республикасының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе 2026 елның 6 аена йомгак ясады һәм транспорт чаралары еш кына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган юридик затларның антирейтингын төзеде.

Алабуга районында иң күп хокук бозулар «АВП ГРУПП» җәмгыятендә теркәлгән — 307 хокук бозу.
Шулай ук антирейтингка түбәндәге предприятиеләр керде:
112 хокук бозу белән «НЕФТЕГАЗОКОМПЛЕКТ»;
109 хокук бозу белән «ЭНЕРГЕТИК»;
«ТР АМР төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» — 71 хокук бозу очрагы;
АПК «Продовольственная программа» — 67 хокук бозу очрагы.
Мондый мәгълүматлар профилактик максатларда бастырыла. Предприятиеләргә машина йөртүчеләрнең эшен, транспортның техник торышын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту кирәклеге турында искәртәләр.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра һәм административ җаваплылыкка тарта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев