Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
Автохәбәрләр

Алабугалылар юл кагыйдәсен бозучыларны фото-видеога төшереп акча эшли ала

Татарстанда «Халык инспекторы» («Народный инспектор») системасы эшен дәвам итә. Аның ярдәмендә кешеләр мобиль кушымта аша юллардагы һәм төзекләндерү өлкәсендәге кагыйдә бозуларны терки ала.

Алабуга халкы юл хәрәкәте һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозулар турында хәбәр итү өчен «Халык инспекторы» дәүләт сервисыннан файдалана ала.

Әлеге система Татарстанда 2014 елдан бирле эшли. Ул гражданнарга хокук бозулар турындагы мәгълүматны мобиль кушымта аша оператив рәвештә тапшырырга мөмкинлек бирә.

2024 елның 9 сентябреннән кушымтаның яңартылган версиясе кулланылышка кертелде. Төп үзгәрешләрнең берсе — хәзер аерым категорияләр буенча дөреслеге расланган кагыйдә бозулар төшерелгән фото һәм видеолар өчен акчалата бүләк алу мөмкинлеге бар.

Түләү күләме кагыйдә бозу төренә бәйле. Күрсәтелгән суммалар керем салымы (НДФЛ) тотып калынганчыга кадәр бирелә. Салым түләнгәннән соң, тулаем түләү күрсәтелгән сумманың 87%ын тәшкил итәчәк.

  • Светофорның тыю сигналына стоп-сызыкны узган өчен — 230 сум түләнә;
  • Автомобиль белән идарә иткәндә яисә пассажирларны йөрткәндә куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен — 300 сум;
  • Мотоцикл белән идарә иткәндә яисә пассажирларны мотошлемсыз йөрткән өчен — 300 сум;
  • Җәяүлеләргә яисә велосипедчыларга юл бирмәгән өчен — 435 сум;
  • Хәрәкәт вакытында телефоннан hands-free җайланмасыз файдаланган өчен — 435 сум;
  • Транспорт чарасыннан тиешле булмаган урынга чүп ташлаган өчен — 1150 сум;
  • Каршы як хәрәкәт полосасына яисә каршы як трамвай юлларына чыккан өчен — 1450 сум.

Акча, административ хокук бозу турындагы эш буенча карар законлы көченә кергән көннән башлап 40 эш көненнән дә соңга калмыйча күчерелә.

Шәһәрдә куркынычсызлыкны һәм тәртипне сакларга ярдәм итү өчен, алабугалыларны әлеге санлы сервислардан тагын да активрак файдаланырга чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев